Әлки районы: коткаручылар балыкчыларны һәм бигрәк тә балаларны елга-сулыклардагы бозга кермәскә өндиләр

2018 елның 30 марты, җомга

Райондагы буаларда, елгаларда кыш буе боз астына кармак салып балык тотарга мөмкин булды быел. Кышын балык тотарга яратучылар да елдан-ел арта бара. Әмма бүген инде, сулыклардагы боз никадәр нык тоелса да, анда кермәвең хәерле. Балык дип үз гомереңне куркыныч астына куймаска кирәк. Язгы боз ястык калынлыгы булса да чыдатмый, дигән бит агайлар. Хәзерге боз катламына ышаныч аз – ул уалырга, ватылырга гына тора. Аның калынлыгы да сакланмый – урыны белән боз ярты метрга якын булса, агымлы өлешендә су өстендә юка кар гына ята. Һәр язда диярлек республикада боз астына киткән балыкчылар турында аяныч хәбәрләр килә, моннан сабак алу мәслихәт.

Гомумән, язгы бозда куркыныч янавын беркем дә исеннән чыгармасын иде. Бигрәк тә балаларны хәвефтән саклау зарур. Бу атнада барлык мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Балаларның уйнарга дип бозга керүләре бик мөмкин. Аларга моның куркыныч булуын аңлатырга һәм гел күз-колак булырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International