Базарлы Матак мәктәбе укучысы Илдар Хәбибуллин “Пушкин укулары” Ачык Бөтенроссия бәйгесендә катнашып Диплом белән бүләкләнгән

2018 елның 1 апреле, якшәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы  Илдар Хәбибуллин “Пушкин укулары” Ачык Бөтенроссия  бәйгесенең “Сәхнә сәнгате” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Бәйгегә 600 дән артык иҗади эш кабул ителгән, алар арасыннан 20 иң яхшысы сайлап алынган. Илдарның эше дә иң әйбәтләрдән дип табылган. Бу конкурсның тагын бер дипломы Илдарга “Россиянең гимназия союзы” бөтенроссия уку программасы кысаларында мастер-класс үткәрүдә осталыгы өчен бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International