Әлкилеләр чуаш милли көрәш бәйгесендә зур җиңүләр яулады

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бәйгегә, республика районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән дә көчле көрәшчеләр килгән иде. Чуаш Кичүе мәктәбеннән Аэлита Дормидонтова киеренке ярышта беренче урынны яулады. Шул ук мәктәп кызлары бертуганнар Элина – икенче, Лиана һәм Эльвина Бәшировалар өченче булдылар. Кызларны көрәш серләренә тренер Алмаз Абдуллин өйрәтә. Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин үз үлчәмендә өченче призлы урынны алды (тренеры Илдар Әхмәров). Җиңүчеләр  Дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләргә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International