Соңгы өч елда Әлки районында 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган

2018 елның 27 апреле, җомга

Башлыча түшәмгә беркетелә тор­ган бу җайланма ут чыккан очракта хәвеф турында хәбәр бирә, кешене йокысыннан уята. Узган елда гына да республикада автоном янгын “хәбәрчеләре” ярдәмендә 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомерләре са­кланып калган. Үзебезнең районда да андый хәл булды. 2017 елның гыйн- варында Татар Төгәлбәе авылын­да күп балалы Сәхиповлар яшәгән йортта янгын чыга. Аш бүлмәсендә урнаштырылган автоном җайланма эшләп китү аркасында әниләре дүрт кечкенә баласы белән өйдән чыгып өлгерә, беркем дә зыян күрми.

Ут-күз турында хәбәр итүче җайланманы һәркемгә үз өенә алып куярга киңәш итәбез, ди район ян­гын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов. Аны махсус сәүдә учреждениеләрендә сатып алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International