32 ел элек шушы көнне Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогында шартлау булган иде. Әлеге коточкыч катастрофа нәтиҗәсендә атмосферага таралган радиоактив матдәләр Украина, Белоруссия һәм Россиянең бик зур территорияләрен зарарлады, меңләгән кешеләрнең үлеменә китерде.
Районыбызда бүген радиацияле аварияләрдән зыян күргән 14 кеше исәпләнә. Аларны тугызы – “чернобыльчеләр”, берсе – “Маяк” берләшмәсендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашыбыз. Калганнары – Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынау вакытында зыян күрүчеләр.