Бәйрәм чарасы “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул җирле үзидарә вәкилләренә тырыш хезмәтләре, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Президент бәйрәм уңаеннан барлык муниципаль берәмлекләргә, шул исәптән авыл җирлекләренә, мең компьютер сатып алу өчен акча бүлеп бирү турында карар чыгарган.