Районыбызда паркларны төзекләндерү эшләре гөрләп бара. Гимназиябезгә беркетелгән Геройлар паркында да бизәү, матурлау, төзекләндерү эшләре башкарыла. Укытучылар һәм укучылар коллективы паркка күп итеп чәчәкләр утырттылар. Парктагы территория чистартылды, утыргычлар буялды. Якын арада яңа төр агач үсентеләре утыртачакбыз. Һәркем тырышып эшли,чөнки паркның матур, чиста булуы куанычлы, авыл халкы рәхәтләнеп ял итәчәк биредә.