Әлки районында элекке хәрбиләр Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Бу көнне  иң популяр профессиональ хәрби бәйрәмнәрнең берсе – чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Быел әлеге дата бигрәк тә игътибарга лаеклы булды. Илебезнең чик буе сагы  нәкъ 100 ел элек булдырылган бит.

Ватаныбыз чикләрен саклап хезмәт иткән райондашларыбыз профессиональ бәйрәмнәрен аеруча зурлап үткәрделәр. Аларны  элекке чик сакчылары Вадим Волков, Фикрат Әхмәтшин һәм Ришат Галләмов  оештырган.

Чик сакчылары әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән мемориалга чәчәкләр салдылар, хәрби хезмәт елларын, ветераннарны искә алдылар. Элекке хәрбиләр районда чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл булдыру өчен акча җыярга дигән фикергә килделәр. Шунда ук беренче кертемнәр дә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International