"Базарлы Матак РҮХ» ДАССОда гриппка каршы вакцинопрофилактика үткәрү кысаларында бүгенге көндә 8.497 доза алынган, шуларның 2600-балалар өчен. Балаларга һәм өлкәннәргә гриппка каршы Вакцинация район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, Юхмачы участок хастаханәсендә табиб амбулаторияләрендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында үткәрелә. Сезне, районның хөрмәтле кешеләре, гриппка каршы вакцинация ясау өчен участок табибларына: терапевтларга (ВП), педиатрларга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.