Татарстан муниципалитетлары арасында лидерларны билгеләделәр

2018 елның 26 октябре, җомга

"Законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә без электрон рәвештә бирелә торган гаризалар саны үсәр дип көтәбез, - дип билгеләп үтә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова, - чөнки вәкаләтле башкарма органнар төзелеш тәмамланганнан соң җиде эш көне эчендә күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документлар Росреестрга мөстәкыйль рәвештә җибәрергә тиеш.»

Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре хәзер гражданнар өчен уңайлырак була бара,  КФҮ аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, моны муниципаль хакимият органнары эшли.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе  rosreestr.ru порталында ведомствоның барлык төп хезмәтләре электрон формада – хокукларны теркәү, кадастр исәбен алу, бердәм процедура (хокукларны теркәү һәм кадастр исәбен бер гариза буенча үткәрү), ЕГРНДАН мәгълүматлар бирү мөмкинлеген искә төшерә.

Документларны электрон рәвештә тапшыруның төп өстенлекләре: гаризаны Росреестр порталында тәүлекнең теләсә кайсы сезгә уңайлы вакытта тапшырырга мөмкин; физик затлар өчен дәүләт пошлинасын 30% ка киметү каралган; теркәлү вакыты нибары 1 көн тәшкил итә!

Моннан тыш, Татарстан Росреестры махсус акция уздыра-Росреестр белгечләре белән беренче документлар пакетын бир! Анда катнашу өчен, көчәйтелгән квалификацияле электрон-цифрлы имза (ЭЦП) һәм электрон теркәлү өчен документлар пакеты әзер булырга кирәк. Уку үткәрүгә гаризалар rosreestr.tatarstan@mail.ru. электрон почта аша кабул ителә.

Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International