24 октябрь көнне Әлки муниципаль районының Юхмачы урта мәктәбендә 7 сыйныф укучыларын Яшь армиячеләр сафына кабул итүгә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Чарада " Яшь армиячеләр " бүлекчәсе штаб начальнигы, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмасының Әлки бүлеге рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хәрби хәрәкәт ветераннарының Координация советы әгъзасы Шәйхетдинов Р. С катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, « Яшь армиячеләр» нең төп максаты-яшь патриотларны, көчле рухлы яшьләрне тәрбияләү. Сәламләү сүзләреннән соң яшь армиячеләр ант әйттеләр. Соңыннан Яшьармияче таныклыкларын тапшыру булды. Шулай ук яшь армиячеләрне мәктәп директоры Чулков П. А котлады.