Номиналь җитәкче яки оешманың гамәлгә куючысы булу куркынычы турында

2018 елның 26 октябре, җомга

Мондый оешмалар булдыру өчен номиналь җитәкчеләр яки учредительләр, ягъни акча түләп оешмага теркәлү өчен кирәкле документларны, шулай ук салым һәм башка хисаплылыкны имзалаган гражданнар кулланыла.

Мондый хезмәткә, нигездә, өстәмә керем алуга мохтаҗ булган эшсез затлар һәм студентлар ризалаша.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте искәртә, гражданнарның мондый гамәлләре кайбер очракларда административ җаваплылыкка гына түгел (КоАП 14.25 ст.), җинаять җаваплылыгына да кагыла (173.1, 173.2, 199 ст.))

Мондый хезмәт хакы белән килешкәнче, нәтиҗәләр турында уйлавыгызны сорыйбыз. Затларны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базаларында саклана. Хөкем ителгәнлек булу җинаять кылган зат статусының кайбер чикләүләре белән бәйле.

Яшьләр!  “Җиңел акча” өчен “Генераль директор булганчы уйлагыз". Әлбәттә, матур яңгырый һәм стипендиягә  яхшы өстәмә сумма, әмма бу  гамәлләр Сезнең киләчәгегезне җимерергә  мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International