Татарстан Росреестры гражданнарны Интернет аша кабул итүгә чакыра

2018 елның 27 октябре, шимбә

Татарстанлылар skype сервисы аша Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелегенә кабул итүгә керә алалар.

Һәркем өйдә яки эш урыныннан китмичә генә Идарә җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керергә һәм ведомствоның эшчәнлеге белән бәйле, үзен борчыган сорауны бирергә  мөмкин. Бу хезмәт мөмкинлекләре чикле, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен дә уңайлы. Моннан тыш, соңгы вакытта Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гражданнарның видео-кабул итүгә мөрәҗәгать итү тенденциясе күзәтелә башлады.

Кабул итүгә ничек язылырга?

ТР буенча Росреестр җитәкчелегенә видеоэлемтә буенча кабул итүгә эләгү өчен алдан ук skype@rosreestr.org. электрон адреска гариза җибәрергә кирәк.

Видео кабул итүгә ничек әзерләнергә?

Росреестр белгечләре белән аралашу Skype буенча бара, шуңа күрә сездә әлеге сервис алдан ук урнаштырылган булырга тиеш. Урнаштырганнан соң кирәк анда теркәлергә кирәк, аннары, программаны эшләтеп җибәргәннән соң, югары юлда  “Элемтәләр” менюсын сайларга, ә ачылган исемлектә - «Яңа элемтә». Алга таба «rosreestr.tatarstan» языгыз, ачылган юлда  «Табу»төймәсенә басыгыз. Аста барлыкка килгән исемлекә туры килгәнен  сайлагыз һәм «Өстәргә» төймәсенә басыгыз. Шуннан соң Татарстан Росреестры Skype тәрәзәсенең сул өлешендә сезнең контактлар исемлегендә чагылып, аралашу өчен мөмкин булачак. Шалтырату өчен, сайлагыз кирәкле контакт исемлеген сайлагыз һәм “Видеошалтырату”  төймәсенә басыгыз. Игътибар! Видеошалтырату өчен  сезнең компьютер веб-камера һәм микрофон  белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Видеоприемга гаризаны ничек рәсмиләштерелә?

Видеоприемга язылу өчен алдан ук гаризада түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, № телефон (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сез бирергә теләгән сорау.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International