Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Хезмәт хакын таләп итегез!
2012 елның 27 апреле, җомга
Районда эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт закончалыгын бозуның аеруча еш очрый торганнары – хезмәт хакын үзвакытында, шул исәптән кеше эштән азат ителгәндә, түләмәү, эш хакын хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк исәпләү, вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча, бала карау буенча пособиеләрне түләмәү, хезмәт килешүләре төземәү. Хезмәт закончалыгын шул рәвешле бозулар “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ , “Восток Зернопродукт” ЯАҖ , “Нәсел эше” ҖЧҖ , “Нәсел эше - Әлки” ҖЧҖ , “Хузангай” АХҖК, “Түбән Кәчи” ҖЧҖ, “Әлки ПМК-Мелиорация” ААҖ, “Яшь көч” ҖЧҖ, “Лидер” СППСК һәм кайбер башка оешмаларда ачыкланды. Берничә җитәкче РФ Административ кодексының 5.27 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, хезмәт закончалыгын бозуның ачыкланган барлык очраклары буенча прокурор тарафыннан җитди чаралар күрелде – хезмәт хакын түләтү турында гражданнар интересларында 242 иск гаризасы юлланды. Иск гаризалары судта каралды һәм канәгатьләндерелде, күрсәтнамәләр юлланды.
Тикшерүләр шуны күрсәтә: хезмәткәрләр һаман үзләренең хезмәт хокукларын яклауда активлык күрсәтмиләр. Ә бу аларның хәлен катлауландыра гына, эш бирүчеләргә аларның хезмәт хокукларын кыю бозарга мөмкинлек тудыра. Район прокуратурасына әлеге мәсьәлә буенча гражданнардан нибары 19 мөрәҗәгать керде, боларның 3 есе коллектив шикаять. Ә бит кешеләрнең хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләр дә прокуратура тарафыннан канәгатьләндерелә.
Мисал өчен, А.Н.Дмитриева бала карау буенча пособие түләнмәү хакында безгә гариза белән мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура әлеге факт буенча Борискино авыл җирлеге башлыгына күрсәтнамә юллады, ул канәгатьләндерелде, пособие түләнде. Ә авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Эшчеләрнең дәшми түзеп торуы нәтиҗәсендә “Хузангай” АХҖК 2011 елның октябреннән 2012 елның гыйнварына кадәр хезмәт хакларын түләмәгән. Бары тик прокуратура бу хәлгә катышканнан соң гына хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча түләнде. “Әлки урман” ДБУ да хәзер шуңа охшаш хәлдә калды. Биредә хезмәт хакы 2012 елның гыйнварыннан бирле түләнми. Предприятиенең җитәкчесе алышыну сәбәпле, прокуратура анда күрсәтнамә юллады, предприятие хезмәткәрләре интересларында хезмәт хакын түләтү хакында иск гаризалары җибәрелде.
Район профсоюзлары да бу проблемага битараф кала бирә. Югарыда аталган предприятиеләр буенча алардан бернинди мәгълүмат та кергәне юк.
Шуны искәртәм, хезмәт хакын түләүне тоткарлаган өчен эш бирүчегә РФ Хезмәт кодексының 236 маддәсе буенча матди җаваплылык йөкләнә. Хезмәт хакы, отпуск өчен түләү, эштән азат ителгәндә түләү һәм хезмәткәргә тиешле бүтән түләүләр билгеләнгән срокта үтәлми икән, эш бирүче аларны процентлар (акчалата компенсация) белән бергә түләргә тиеш. Ә процентларның суммасы Россия Федерациясе Үзәк банкының бу вакытта гамәлдә булган рефинанслау ставкасының ким дигәндә өч йөздән бер күләмендә, түләү билгеләнгән сроктан соңгы көннән башлап исәп-хисап көненә кадәр, хезмәт хакы тоткарланган һәр көн өчен исәпләнә. Хезмәт хакы түләүнең тоткарлануында эш бирүченең гаебе булу-булмауга карамастан, ул әлеге акчалата компенсацияне түләргә тиеш. Эш бирүчегә бу бурыч очраклы гына йөкләнми – хезмәт хакын үзвакытында түләмичә, ул бит аны үз хезмәткәрләреннән бушлай кредитлый дигән сүз. Мондый акчалата компенсация түләтү хакында район прокуратурасына хезмәткәрләрнең бер мәртәбә дә мөрәҗәгать иткәннәре юк.
Югарыда бәян ителгәннәрне йомгаклап шуны әтергә кирәк: районда хезмәт хакын үзвакытында түләү проблемасы һаман актуаль булып кала. Һәм бу мәсьәләне хәл итүдә хезмәткәрләрнең, профсоюзларның да активлыгы кирәк. Эш хакын вакытында түләмәү фактлары турында район прокуратурасына мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең телефон: 2-07-39.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз