Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Шагыйрь эзләреннән
2012 елның 27 апреле, җомга
Кырлай авылы кечкенә Габдулланың ятимлек ачысы белән тулы тормышында матур бер хатирә, сабый баланы мәрхәмәтле каршы алган, үз иткән җылы почмак ул. Аннары аның шигъриятендә дә зур урын алган, әкияти образлар белән баеткан авыл ул – Кырлай. Биредә Габдулла Тукайның музей комплексы урнашкан, ел әйләнәсе музей сукмаклары кунакларсыз тормый. Килүчеләрне биредә ачык йөз белән каршы алалар икән. Габдулла Тукайның балачагы, үсмерлек чоры, яшьлеге турында бик күп материал туплаган музейда да булдык без. Ике катлы, балконлы агач өйдә урнашкан Тукай музее. Аңа таба илтүче киң сукмакның ике ягында шагыйрь тудырган, безгә кечкенәдән таныш булган геройлар – Былтыр белән Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Кызчык белән Күбәләк. Ә түрдә музей янында ук, Габдулла Тукайга һәйкәл: ул, әйтерсең, ерак юлларыннан туган җиренә әйләнеп кайткан һәм, өенә керер алдыннан, эскәмиягә ял итәргә утырган.
Музейда шагыйрь тормышының төрле чорларына багышланган экспонатлар куелган берничә зал бар. Аларда күпсанлы материаллар – язма чыганаклар, фоторәсемнәр, китаплар куелган, ул чорның тормыш-көнкүрешен тасвирлаучы әйберләр дә аз түгел. Бигрәк тә оригинал әйберләр – Габдулла Газизә апасына бүләк иткән шкатулкалар, калфак, үзе исән чакта басылган китаплар, “Болгар номерлары” кунакханәсеннән өстәл-урындыклар аеруча кадерле.
Мәктәптә әдәбият дәресләрендә укыганнарыбыз хәтердә яңара: 1892 елда Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абый Габдулланы Өчиледән үзенә уллыкка алып китә. Биредә ятим Габдулланы, яңа әтисе вәгъдә иткәнчә, туйганчы ипи, сөт, катык көтә, баланың тамагы туя, ул берничә ел гаилә җылысы тоеп яши, беренче тапкыр мәдрәсәгә йөри, укырга йөрәнә. Ә җәйләрен авыл малайлары белән рәхәтләнеп уйный, табигать кочагында үсә, урман, су буйлары, иркен болыннар булачак шагыйрь күңеленә сихри матур образлар булып кереп урнаша.
Кырлайда рәхәт! Биредә агачлар да “гаскәр кеби”, һавасы да иркен, кешеләре дә мөлаем тоела. Килгән кунаклар канәгать булсын, Кырлайны исләрендә калдырсын, сагынып яшәсен өчен зур тырышлык куелган: буа корылган, ял почмаклары булдырылган. Шул ук вакытта авыл рухы да кадерләп сакланган. Бер сүз белән әйткәндә, без Кырлайга баруыбызга бик сөендек, үзебез өчен күп кенә яңалык ачтык. Һәм мондый фикергә килдек: Татарстанда яшисең икән, Кырлайга бер булса да барып кайтырга тиешсең.
Кырлайдан Казанга кайткач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булуыбызны да әйтмичә калу килешмәс. Биредә безне Дәүләт Советы пресс-хезмәте хезмәткәрләре каршы алды. Алар республикабыз законнары кабул ителә торган залга алып керделәр, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, ТР Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, депутатлар утыра торган урыннарны, музейны, журналистлар өчен тудырылган эш шартларын күрсәттеләр, биу күп мәгълүмат бирделәр. Соңгысы безгә бигрәк тә ошады, без башкаладагы коллегаларыбызның ничек эшләүләрен кызыгып һәм көнләшеп күзәтеп тордык.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз