Производствода бәхетсезлек очракларын тикшерү

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Производствода бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда эш бирүче түбәндәгеләрне башкарырга тиеш:

–зыян күрүчегә беренче ярдәмне күрсәтү һәм зарурлык булганда аны медучреждениегә китерү чараларын күрергә;

–авария ситуациясенең алга таба дәвам итү һәм бүтән хезмәткәрләрне имгәтү ихтималына чик кую буенча эшләргә;

–бәхетсезлек очрагы турында кичекмәстән компетентлы дәүләт органнарына һәм зыян күрүченең туганнарына хәбәр итәргә;

–РФ Хезмәт кодексының 229 маддәсе нигезендә бәхетсезлек очрагын исәпкә алуны һәм үзвакытында тикшерүне тәэмин итәргә.

Эш бирүче бәхетсезлек очрагына китергән сәбәпләрнең комиссия тарафыннан өч көн эчендә тикшерелүен тәэмин итәргә тиеш. Үлем-җитемгә китергән бәхетсезлек очрагын тикшерү срогы 15 көнгә кадәр билгеләнгән.

Әгәр бәхетсезлек очрагы турында эш бирүчегә (аның вәкиленә) үзвакытында хәбәр ителмәгән булса яисә анда зарар күргән кешенең хезмәткә яраксызлыгы тиз генә беленмәсә, мондый очраклар зыян күрүченең яки аның ышанычлы кешеләренең гаризасы буенча, билгеләнгән тәртиптә гариза кергән көннән соң бер ай дәвамында тикшерелә. Объектив сәбәпләр аркасында тикшерүне билгеләнгән срокта төгәлләү мөмкин булмаса, комиссия рәисе тикшерү срокларының озайтылу сәбәпләре турында зыян күрүчегә яки аның ышанычлы кешеләренә хәбәр итәргә бурычлы.

Производстводагы бәхетсезлек очрагын документаль рәсмиләштерү һәм исәпкә алу бик мөһим, шуңа күрә һәр шундый очрак буенча тиешле акт төзелә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, түбәндәге хәлләрдә производство белән бәйле булмаган бәхетсезлек очраклары дип сүз алып барырга була:

–кешенең үлеме гомуми авырулар яисә үз-үзенә кул салу аркасында булса, һәм бу сәламәтлек саклау учреждениесе һәм тикшерү органнары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә расланса;

–үлем яисә сәламәтлеккә зыян салынуның бердәнбер сәбәбе (сәламәтлек саклау учреждениесе чыгарган нәтиҗә буенча) эшченең алкоголь, наркотиклар яисә агулы матдәләр белән исерүе (агулануы) булса, һәм бу техник спиртлар, ароматлы, наркотик һәм бүтән шундый матдәләр кулланыла торган технология  процессының бозылуы белән бәйле булмаса;

–бәхетсезлек очрагы зыян күрүченең җинаять билгеләре булган гамәл кылганда (хокук саклау органнары билгеләмәсе буенча) килеп чыкса.

Производствода булган, билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән һәр бәхетсезлек очрагы, шул исәптән ике айга кадәр срокка хезмәт килешүе төзегән  эшчеләр белән, шулай ук эшне өйдә башкару турында килешү төзегән затлар белән производствода булган бәхетсезлек очраклары да, комиссия карары нигезендә аны исәпкә алуны башкаручы эш бирүче (юридик яисә физик зат) тарафыннан  производстводагы бәхетсезлек очракларын исәпкә алу журналында теркәлә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International