Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Әлки районында грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» буенча шалтыратуларын кабул итүне дәвам итә.

2019 елның 8 марты, җомга

«Кайнар линия» гә эш көннәрендә җирле вакыт белән  9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр (884346) 2 05 38, (884346) 2 10 89 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

 Белгечләре грипп һәм ОРВИ профилактикасының төп кагыйдәләре, шулай ук әлеге авырулар симптомнарының ни белән аерылуы һәм беренче билгеләре вакытында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Ведомство хезмәткәрләре ата-аналар өчен, балаларны салкын тию инфекцияләреннән ничек саклап калырга, битлек куллану кагыйдәләрен һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында аңлатырга   әзер.

Гриппны профилактикалау чаралары:

* Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз.

* Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә торудан сакланыгыз: төчкерү, ютәлләү.

* Җәмәгать урыннарында  булганнан соң кулларыгызны  җентекләп  сабын белән юыгыз, борын эчлеген юыгыз.

* Даими рәвештә йортыгызны җилләтегез һәм юеш чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз.

* Кеше күп җыелган урыннарда битлек кулланыгыз.

* Азыкта С витамины (мүк җиләге, брусника, лимон һ.б.) булган продуктлар, шулай ук сарымсак, суган кушылган ризыклар кулланыгыз.

* Организмның респиратор вирусларга, шул исәптән грипп вирусларына каршы торучанлыгын арттыру максатларында (табиб күрсәтмәсе буенча) иммунитетны арттыручы төрле препаратлар һәм чаралар файдаланыгыз.

* Грипп белән авырган очракта гаиләдә яки эш коллективында, авыру очракларын исәпкә алып, табиб консультациясеннән соң һәм препаратны куллану буенча инструкция нигезендә, профилактика максаты белән, вируска каршы препаратлар кабул итә башларга киңәш ителә.

* Сәламәт яшәү рәвеше (тулы йокы, баланслы туклану, физик активлык)алып барыгыз.

ИСТӘ ТОТУ МӨҺИМ!

* гриппны “аяк өсте” кичерергә киңәш ителми;

* табибка вакытында мөрәҗәгать итү һәм дәвалауның иртә башлануы (авыруның беренче 48 сәгате) грипптан өзлегү куркынычын киметәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International