Безне кызыксындырган сораулар белән ТР буенча Кадастр палатасының гариза белән килүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Наталья Хәкимовага мөрәҗәгать иттек.
–Наталья Николаевна, нинди төрдәге мөрәҗәгатьләр күбрәк керә сезгә, барлык дәүләт хезмәтләре дә түләүлеме?
–Закон белән билгеләнгән түләү каралса да, кадастр палатасына гариза бирүчеләрне кабул итү пунктларында кадастр паспорты яисә кадастр өземтәсе сыйфатында кадастр мәгълүматлары бирүне сорап меңгә якын үтенеч карала. Тормыш күрсәткәнчә, еш кына, хәтта җир участогының кадастр бәясен белергә кирәк булганда да гражданнар кадастр паспорты яисә кадастр өземтәсе сорыйлар һәм моның өчен акча түлиләр.
–Җир участогының кадастр бәясе турында мәгълүматларны тагын ничек алып була?
–Кызганчка каршы, мондый мәгълүматны җир участогының кадастр бәясе турында белешмә бирүне сорап мөрәҗәгать иткәндә үк тиз дә, бушлай да соратып алырга мөмкин.
–Тиз һәм бушлай… Кызыктыра! Ни дәрәҗәдә тиз соң?
–Теләсә кайсы гариза бирүче 5 көн эчендә кадастр белешмәсе ала ала.
–Мондый белешмәнең юридик көче бармы соң?
–Әйе, һичшиксез, җир кишәрлегенең кадастр бәясе турындагы белешмә - кадастр учеты органы һәм вәкаләтле зат имзасы белән расланган рәсми документ ул.
–Ягъни, һәр гражданин үзен кызыксындырган җир кишәрлегенең кадастр бәясен сорап алырга хокуклымы?
–Әйе, нәкъ шулай, ләкин соравыгызны кәгазъгә төшергәндә җир кишәрлегенең кадастр номерын яки аның төгәл адресын күрсәтү турында онытмагыз.
Игътибар итегез: кадастр белешмәсендә күрсәтелгән мәгълүматлар, башка документларда төсле үк, аларны рәсмиләштергән көндә генә актуаль булалар. Ниндидер көнгә булган мәгълүматларны тарату закон белән каралмаган.
Миңа тиеш булмаган хатлар…
Почта тартмасында җир өчен салым түләргә дигән хат таптым да, уйга калдым: чынлап та, ял көннәрендә шәһәр читенә чыгарга, җирдә казынырга яратам, әмма минем үз җирем юк бит. Ә менә квитанция килгән. Нәрсә дигән сүз инде бу?
Әлеге хәлне миңа республика кадастр палатасында ачыкларга ярдәм иттеләр. Туксанынчы елларда үткәрелгән җирләрне инвентарлаштыру әнә шулай үзен сиздереп тора икән. Аның мәгълүматлары кайсы искергән, кайсылары башта ук ялгыш булган. Менә шуңа күрә кайчак күңелсез аңлашылмаучылык килеп чыга да инде. Һәм моннан егерме ел элек җибәрелгән хаталарны хәзер салым түләргә тиеш булып чыккан кешеләргә төзәтергә туры килә.
Әмма, әйтәләр бит, мәсьләнең чишелеше һәрвакыт бар.
Башта шуны әйтик: күчемсез дәүләт кадастры мәгълүматлары һәр көнне яңартыла һәм төбәк мәгълүмат ресурсына (ТМР) җибәрелә. Анда кадастр мәгълүматлары хокукларның дәүләт реестрына кертелгән мәгълүматлар белән чагыштырыла. Шуннан соң һәр 10 көн саен салым хезмәте базасына хокуклары дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре турында мәгълүмат җибәрелеп тора. Шуның нәтиҗәсендә салым органнары күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә кирәклеге турында кисәтү җибәрәләр.
Җир кишәрлеге юк, әмма гражданинга салым “килеп тора” икән, шәхсән үзеңә республика кадастр палатасына килергә яисә хәлне аңлатып, почта аша килгән квитанцияне дә кушып язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шушы мөрәҗәгать буенча кадастр палатасы белгечләре документларга һәм кадастр мәгълүматларына тикшерү үткәрәчәкләр, башкарма комитетка мөрәҗәгать итеп, әлеге җир кишәрлеге шушы кешегә кайчан булса да бирелгәнме-юкмы икәнлеген белешәчәкләр. Әгәр башкарма комитеттан җир участогы бирелмәде дигән җавап килсә, кадастрга кирәкле үзгәрешләр кертеләчәк, 10 көн эчендә бу турыда кешенең үзенә дә, салым хезмәтенә дә хәбәр җиткереләчәк.
Әгәр дә инде бу җир кайчан булса да бирелгән икән һәм моны раслаучы документлар бар икән, әмма сез бу җиргә хуҗа булырга һәм салым түләргә теләмисез икән, башкарма хакимият органына мөрәҗәгать итеп гариза язарга кирәк булачак. Шуннан соң, билгеле бер вакыт үткәч, җир дәүләт милкенә әйләнәчәк.
Минем очракта чынлап та инвентарлаштыру вакытында хата китүе ачыкланды. Ләкин үземә җир кишәрлеге сатып алу турында мин бик җитди уйландым. Хәзер исә, почта тартмасын ачканда, бер мизгелгә тукталып калам: бу юлы мине нинди сюрприз көтә?
ТР буенча Кадастр палатасы пресс-службасы.