Бөек Ватан сугышы ветераннарына депутат Хәйруллин А. Н. исеменнән бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

9 Май бәйрәме алдыннан ветераннарны котларга һәм Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин А. Н. исеменнән бүләкләр тапшырырга районга депутат ярдәмчесе Волостнова Ирина Николаевна килде.

Түбән Әлки авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәхретдинов Хаҗим һәм Хәметшин Галләмдә булдылар, ә Төгәлбай авылында Хисмәтов Нургазиздә булдылар. Ирина Николаевна ветераннарның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды, ветераннарның медицина, көнкүреш һәм торак проблемаларын хәл итүдә нинди ярдәм кирәклеген ачыклады, бүләкләр тапшырды һәм сәламәтлек, иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International