5 май көнне Түбән Әлки авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Ветераннар иң дәһшәтле сугыш елларында тылда Җиңү яулаганнарны онытмаулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен кунакларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.