Конкурс Казан федераль университетының Инженерия институтында узды. 8 нче сыйныф укучысы Азалия Шәяхмәтова үзенең логопед приборы белән зурлар төркемендә беренче урынны алды. Ә 7 нче сыйныф укучысы Ленар Билалов урта төркемдә иң яхшысы булды. Ул жюри игътибарына умартачылык хезмәтен җиңеләйтүче җайланма тәкъдим итте. Иделия Сәгъдәтшина шул ук яшь төркемендә икенче урынны алды. Ул уйлап тапкан портатив корылма җайланмасы да югары бәя алды.
Укучылар үзләренең укытучылары Марс Нотфуллин җитәкчелегендә «Яшь техник» түгәрәгендә шөгыльләнәләр.