Ветеринарлар чаң суга

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Түләмә (сибирская язва) – бик нык йогышлы чир. Хайваннарда була торган бу авыру кешене дә зарарлый. Түләмәне хәрәкәтсез таякчык китереп чыгара, ул җирдә йөз еллар буе саклана. Инфекциянең төп чыганагы – авыру терлекләр (мөгезле терлек, атлар, сарыклар, боланнар һ.б.). Түләмә микробының озак саклануы аркасында, чирле маллар йөргән көтүлекләр еллар буена авыру йоктыру чыганагы булырга мөмкин.  Чирле терлекләрне караганда, аларны суйганда һәм тиресен салдырганда, түшкәне кискәндә, итне эшкәрткәндә, терлек үләксәләрен җыештырганда һәм юк иткәндә, авыру маллардан алынган продукцияне саклау, бер урыннан икенче урынга күчерү, беренчел эшкәртү һәм реализацияләү вакытында кеше түләмәне йоктырырга мөмкин.

Терлекчелек продукциясен моның өчен билгеләнмәгән урыннарда, ветеринар-санитар экспертиза үткәрмичә һәм тиешле документлар тутырмыйча сату шулай ук кешеләр өчен зур куркыныч тудыра. “Авыл сөте”, “Үзебезнең сыер, дуңгыз ите”, “Яңа тотылган балык” дип, еш кына сатучылар продукцияне бернинди документларсыз һәм экспертизасыз реализациялиләр. Ветеринар-санитар экспертиза үтмәгән продукцияне ризык итеп куллану бик хәвефле! Бу кешеләр һәм хайваннар өчен уртак чирләрне йоктыру куркынычы белән яный.

Түләмә чиреннән үлгән хайван үләксәләре күмелгән үләт базлары, биотермик базлар да, тиешле ветеринар һәм санитар кагыйдәләр бозылса, авыру чыганагына әверелергә мөмкин.

Кешеләр түләмәне тәндәге җәрәхәтләнгән, тырналган урыннар аша йоктыра. Ашкайнату тракты аша (пешерелмәгән яисә тиешенчә кайнатылмаган терлекчелек продуктларын ашап) яисә сулыш юллары аша (түләмә споралары булган һаваны сулап) чир ияртү ихтималы да бар.

Авыру гадәттә җәен килеп чыга.

Россельхознадзор идарәсе кабат исегезгә төшерә: терлекләр белән эш иткәндә ветеринар-санитар кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Терлекчелек продукциясен бары тик аның сыйфаты һәм хәвефсезлеге ветеринар-санитар экспертиза табиблары тарафыннан тикшерелә һәм контрольдә тотыла торган урыннар гына сатып алыгыз. Түләмә – бик куркыныч чир, аны йоктырудан сакланыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International