Бер яктан, бу мәсьәлә учреждение җитәкчеләре тарафыннан контрольдә тотыла, икенче яктан – Роспотребнадзор органнары тарафыннан тикшерелә. Мәктәп укучылары, балалар бакчасындагы нәниләр ит, сөт продуктлары, балык, йомырка һәм башкалар кулланылып әзерләнгән туклыклы һәм тәмле ашлар, икенче ашлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тукланырга тиеш.
Соңгы елларда мәгариф учреждениеләрен конкурсның тендерын откан тәэмин итүчеләр азык-төлек белән тәэмин итә. Алар куйган продуктларны ничек кабул итәргә, аларны ничек сакларга һәм әзерләргә? Моның турында мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, пешекчеләре белән киңәшмәдә «Роспотребнадзор» ның Татарстандагы территориаль бүлеге начальнигы Анна Трифонова сөйләде