Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча бирелә торган пособиене районда ике дистәдән артык гаилә алды. Яңа ел бәйрәмнәрендә без әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район Советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов белән Түбән Әлморза авылында булдык. Биредә 1985-1987 елларда Әфганстанда хезмәт иткән Андрей Елизаровның әнисе Анна Федоровна яши.
Анна Федоровна безне Димитровградта яшәүче улы Александр белән каршы алды. "Әфганчы" Андрей, кызганычка каршы, 2001 елда 34 яшендә вафат булды. Исән булса, бүген аңа нибары 53 яшь булыр иде.
Әнисе улы турында хәсрәт һәм мәхәббәт белән искә төшерә. Ул акыллы, тәртипле бала иде, әнисен бик хөрмәт итте, ди. Армиягә чакырылганнан соң, Андрей Үзбәкстанда хәрби өйрәнүләр уза һәм үз теләге белән сугыш барган Әфганстанга китә. Анна Федоровна ике елга якын улы өчен ут йотып яши.
- Бервакыт эленеп торган икона төшеп китте. Ул көннәрдә йөрәгем дә урыныннан күчкән кебек булды. Соңрак улым үзе белән биш солдат утырган автомобильнең атакага астына эләгүе турында сөйләде. Алар арасыннан бер Андрей гына исән калган, - дип искә ала әнисе.
Армиядән кайткач, Андрей гаилә кора, Алабугада яши, шофер булып эшли. Язмыш шулай язгач, нишлисең, сугыштан исән - сау кайтып, тыныч тормышта вафат була.
Рөстәм Шәйхетдинов Андрейның әнисенә акчалата пособие тапшырды. Ул Анна Федоровнаны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады, нык сәламәтлек теләде. Теләкләргә Юхмачы авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Сәлахов та кушылды. Ул батыр ул үстергән анадан көнкүреш шартлары турында сорашты, кирәк чакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
Күп кенә «әфганчылар» гаиләләренә пособие өйләренә илтеп бирелде. Рөстәм Шәйхетдинов сүзләренә караганда, республикада сугышчы-интернационалистларның гаиләләренә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла. Моңа элеккеге «әфганчы», Әфганстандагы сугыш һәм локаль конфликтлар ветераннары мәсьәләләре буенча координацион совет рәисе Иван Егоров күп хезмәт куя.
Безнең районда да «әфганчылар» катнашында төрле чаралар үткәрелә. Ел саен февраль аенда сугышчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелә. Узган ел әлкиле-«әфганчылар» ның йорт диварларына истәлек такталары куелды. Болар барысы да район башлыгы Александр Никошин ярдәме белән эшләнә.