Әлки районы: иске кәнәфине дә алып китәчәкләр

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел районның һәр торак пунктында зур чүп җыю өчен контейнерлар урнаштырылачак. Узган ел каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алынды һәм урнаштырылды. Контейнерлар күп авылларда җитәрлек күләмдә урнаштырылган инде.

Район башлыгы Александр Никошин быелдан башлап һәр авыл җирлегендә эре габаритлы көнкүреш һәм хуҗалык калдыкларын җыю өчен зур контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру бурычын куйды. Зур торак пунктларда мондый контейнерлар ике мәйданчыкта, кечкенәләрендә бер мәйданчыкта урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International