2019 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1,3 млрд. сумлык продукция китерелде

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елда Татарстанда Казанда 15 сәүдә мәйданчыгында, Яр Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чара 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр барды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, ярминкәләр нәтиҗәләре буенча сәүдә мәйданчыкларына 1,3 млрд.сумнан артык продукция китерелгән. Барлык төр ит-2,1 мең тонна, төрле сөт — 500 тонна, шикәр комы — 1000 тонна, он — 850 тонна, ярмалар — 300 тонна, тавык йомыркасы — 10 млн.данә, бәрәңге — 8 мең тонна, яшелчәләр — 5,5 мең тонна, ашлык — 5 мең тонна. Казанда продукциянең 70% - ка якыны сатылган.

Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Баулы, Урыссу шәһәрләрендә ярминкәләр мөстәкыйль рәвештә үткәрелә. Бу районнарда 270 млн. сумлык продукция кайтарылган.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләрдә бәяләрнең традицион дәрәҗәсе уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булды. Әйтик, сәүдә челтәрләрендә бәясе 50 сумга кадәр булган карабодай ярмасы ярминкәләрдә 30 сум дәрәҗәсендә сакланды. Сыр, сөт һәм сөт продукциясе, бәрәңге һәм яшелчәләр кебек продуктларга да бәяләр 30 проценттан 40 процентка кадәр түбән иде. Сыер итенең килограммы 280 сумнан 320 сумга кадәр, дуңгыз ите-220 сумнан 250 сумга кадәр, бәрәңге-10 сумнан,бүлеп сатыла торган сөт - 30 сум.

Көзге ярминкә сезоны башында килүчеләр күбрәк бәрәңге һәм яшелчә, ашлык, он, шикәр, ярмалар сатып алдылар. Ә Яңа ел алдыннан барлык төр ит, сөт һәм сөт продукциясе яхшы сатылды, помидор, кыяр һәм яңа тотылган елга балыгына да ихтыяҗ зур булды.

Наил Залаков муниципаль берәмлек башлыкларына ярминкә чараларын оештыруда актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Наил Залаков шулай ук республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм, аерым алганда, транспорт чыгымнарын каплау, күрсәтелүен билгеләп үтте. «Бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә логистикага һәм сәүдә бәяләренә чыгымнарны исәпкә алмыйча, үзләре җитештергән товарларны сату, ә эре шәһәрләрдә яшәүче гражданнарга сыйфатлы продуктларны базар бәяләреннән түбәнрәк бәягә сатып алу мөмкинлеге бирә", - диде ул.

Казанда Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча төзелгән чатырлы ярминкә мәйданнарына да  халыкта ихтыяҗ зур. Алар ел әйләнәсе эшли. Әмма, докладчы сүзләренә караганда, метроның икенче чираты төзелешен исәпкә алсак, ике ярминкә мәйданчыгы төзелеш зонасына туры килә. Хәзерге вакытта әлеге мәйданчыкларны ирекле участокларга күчерү таләп ителә.

Видеоэлемтә кысаларында Казан мэры Илсур Метшин әлеге ярминкә мәйданчыкларына шәһәрлеләр һәм фермерлар арасында да ихтыяҗ булуын, шуңа күрә шәһәрдә аларны оештыру өчен яңа уңайлы урыннар булдырылуын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International