Бүген "Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегенең 2019 елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында"оператив киңәшмә узды. Утырышта Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин һәм Әлки район суды рәисе Марс Гарефинов катнашты. Бер ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.