17 февраль көнне район үзәгендә сугышчы-интернационалистлар көненә багышланган чара узачак.
Бу көнне район мәдәният йортына «әфганчылар» һәм төрле локаль конфликтларда катнашучы әлкилеләр, вафат булган сугышчы-интернационалистларның әти-әниләре, балалары һәм якыннары чакырылачак.
Чара 9.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов хәбәр итте.