Соңгы унъеллыкта Татарстанда сыерлар саны 15% ка кимегән, ә савым 25% ка арткан. Гомумән алганда, ил буенча, Аграр базар конъюнктурасы институты бәяләвенчә,авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү узган ел 4-4, 5% яки 650-700 мең тоннага арткан. Экспертлар быел да секторда уңай динамика дәвам итәчәк, дип саный.
Бүген продуктивлылыкны арттыруга нәрсә йогынты ясавы һәм киләчәктә тармак нәрсә көтүе турында аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин сөйләде .
Парламентарий билгеләп үткәнчә, ил буенча берничә субъекттан тыш, сыерлар саны, чыннан да, кими.
«Нигездә, узган гасырның 80нче елларына кадәр төзелгән иске колхоз фермалары ябыла-сөт җитештерүнең табышлылыгы түбән булу, кертемнәрнең аклануы озакка сузылуы, ремонтка акча җитмәү, эшчеләрнең пенсиягә чыгу һәм яшьләр булмау аркасында, чөнки бүген шәһәрдә яшәү күпкә җиңелрәк һәм отышлырак. Хезмәт хакы шәһәрдә югарырак, торак үтемлерәк һәм башкалар. Бу мәсьәләдә без шактый гына дисбалансларны күзәтәбез", - дип билгеләде парламентарий.
Шуңа күрә киләсе елларга авылны социаль үстерү программасы кабул ителде. Әлеге программаның максаты-илнең авыл халкы санын тотрыкландыру.