17 февральдә "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагы-иң яхшы архивы" республика конкурсы старт алды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

17 февральдә "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагы-иң яхшы архивы" республика конкурсы старт алды.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт, муниципаль архивларын туплау чыганаклары булган коммерцияле булмаган оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату, Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр өч юнәлеш буенча проектларны гамәлгә ашыру максатларында субсидияләр рәвешендә грантлар ала.

Республика конкурсы турында нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә яки http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm сылтамасы буенча узып танышырга мөмкин.

Республика конкурсында катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International