"Үзенчәлекле очрашу"

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

  25 февраль көнне 1 "А" һәм 3 "А" сыйныф укучыларының "Базарлы Матак урта мәктәбе" МБББУнең элеккеге укытучысы Алексанина Галина Григорьевна белән “Үзенчәлекле очрашуы” булып узды.    

Галина Григорьевна Алексаниннар гаиләсенең укытучылар династиясе турында сөйләде. Алексаниннар гаиләсенең һәр буынында диярлек укытучы бар, һәм берәү генә дә түгел. Тулы бер гаилә династиясе. Һәрберсе турында бик озак сөйләргә булыр иде, әмма бүгенге "Үзенчәлекле очрашу"ны  Тамара Александровнага багышладылар.
Тамара Александровна Алексанина- мәктәпнең хөрмәтле укытучысы. Ул 1928 елның 20 мартында ТАССРның Әлки районы Карата авылында туа.  Бөек Ватан сугышы башлану белән өлкәннәр белән беррәттән басуда эшли. Аның педагогик стажы 40 елдан артык. Ул гитара һәм мандолинда уйный, мәктәп хорында җырлый һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша. Озак вакытлар мәктәп яны участогы өчен җаваплы була һәм аны һәрвакыт беренче урынга чыгара. Тамара Александровнаның укучылары арасында район һәм республиканың лаеклы һәм хөрмәтле кешеләре күп.
Һәр укытучы-үзе бер тарих, мәктәп тарихы, туган авыл, ил тарихы! Ә тарихны белергә кирәк! Безнең белән булмаганнарны, янәшәбездә яшәүчеләрне, эшенә җаннарын салучыларны  истә тотарга кирәк. Укытучы һөнәре бик мөһим һәм кирәкле һөнәр һәм шулай булачак та.
Бу  "Үзенчәлекле очрашу" балалар күңелендә озак сакланыр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International