Әлкилеләр якташыбыз өчен горурлык кичерде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

2019 ел ахырында Казанның «Весна» нәшриятында туган якны өйрәнүче, тарихчы Мансур Ганиевның «Абдул Салман морзалары» китабы дөнья күрде.

Басма Абдул Салман авылының тулы тарихын үз эченә ала, анда авылдашларының истәлекләренә урын бирелә, ә тарихи вакыйгалар архив чыганакларына таянып тасвирлана.

Мөгаен, күпләр үзләренә: «Мин кем? Мин нинди нәселдән?"- дигән сорауны бирәләрдер.   Китап бастыру белән бәйле гаять зур хезмәткә авторны, авылдашларының, киләчәк буынның нинди нәселдән икәнлекләрен, ата-бабалары кем булуын белүләрен теләве этәрде.   Ә бит китап язу өчен архивларда эшләргә, күп укырга, зур күләмдә материаллар тупларга, өлкән буын вәкилләре, замандашлары белән аралашырга, галимнәр белән киңәшләшергә кирәк булды.

Мансур Корбангали улының китабы-ул зур фәнни хезмәт. Әлки районы торак пунктларына тарихи һәйкәл. Китапның һәр юлы аны бик тәрбияле, динле, җаваплы кеше язуы турында сөйли.

Түбән Кама шәһәре китапханәләре берләшмәсе тарафыннан төзелгән «ТАССР әлифбасы» проекты кысаларында Татарстан районнарына багышланган чираттагы чара Әлки районы турында булды.    Якташыбыз Әлки районының данлыклы шәхесе Мансур Корбангалиевичны хөрмәтләү кичәсендә район вәкилләре белән берлектә без, китапханә хезмәткәрләре дә булдык.   Кичә Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә узды. Бер яктан, без бу китапханәнең матурлыгына, уңайлылыгына, хезмәткәрләренең ачык йөзле булуына, аларның татар телендә ничек чиста һәм матур итеп сөйләшүләренә сокландык; икенче яктан, Мансур ага Ганиевның Түбән Камада мактаулы, тирән ихтирамлы кеше булуына шатландык. Бу чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче әлкилеләр дә аз түгел иде.

Очрашу Әлки районы турында документаль фильм күрсәтүдән башланды. Ул кунакларны Әлки районының табигате, истәлекле урыннары, танылган шәхесләре белән таныштырды. Кичәнең төп вакыйгасы Әлки районының Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиевның «Абдул Салман морзалары»китабын тәкъдир итү булды. Китап буенча иллюстратив күргәзмә дә оештырылган иде.

Автор адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның фәнни-тикшеренү эшләренә югары бәя бирелде. Күпләр өчен ачыш булган, Мансур Ганиев шигырьләре дә яңгырады.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк, диләр. Бу китапта безгә билгеле булмаган бик күп яңа мәгълүмат таптык, тамырларыбызны ачыкладык, авылыбызның бай, күп гасырлык тарихы булуына тагын бер кат инандык. Китап абдулсалманлыларның йортында мактаулы урын алыр, кыйммәтле хәтер сандыгы булыр, ә киләчәк буын «Абдул Салман морзалары» китабын укып, ерак ата-бабалары турында белерләр дип ышанасы килә. Әлеге басма белән танышырга теләгән һәркемне үзәк китапханәгә чакырабыз.

Алсу Низамова, район үзәк китапханәсенең Милли әдәбият бүлеге мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International