Алдагы елларда чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теленнән имтихан тапшырса, быел тарих буенча белемнәрен тикшерәләр. Безнең районда 12 әти һәм әни парта артына утырды. Имтихан Базарлы Матак урта мәктәбендә үтте.
Акция укучылар һәм ата-аналарның имтиханнарга әзерлек белән бәйле киеренкелекләрен һәм куркуларын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Ата-аналар өчен сораулар гадиләштерелгән программа буенча әзерләнгән. Ә имтихан тапшыру процедуралары барысы да чын БДИдагыча. Ата-аналар металл детектор белән тикшерү уздылар, кабинетларда алдан билгеләнгән урыннарга утырдылар. Өстәлләрдә бары тик паспорт, кара төстәге гельле ручка, эчәргә яраклы су һәм, кирәк булганда, дарулар гына калдырырга рөхсәт ителде. Аудитория видеокүзәтү алып барылды.