Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Халык контроле» системасына алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүмат бирүче гражданнарны матди бүләкләү турында Карар кабул итте.
Гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына җәлеп итеп, законны бозу факты турында мәгълүмат өчен хәбәр итүчегә 3000 сум акчалата түләү каралган. Расланган хокук бозулар фактлары турында мәгълүмат өчен, гаепле кешеләрне административ җаваплылыкка җәлеп итеп, 100 литрдан артык спирт, алкогольле яисә спиртлы продукция конфискацияләп, 2000 сум, ә 10 литрдан 100 литрга кадәр алкоголь продукциясен конфискацияләп 1000 сум акчалата бүләкләү каралган.
Закон бозу фактлары турында мәгълүмат урнаштыру өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр uslugi.tatarstan.ru Порталында шәхси кабинетта теркәлергә кирәк һәм «Халык контроле» бүлекчәләренең берсендә фотографияләрне дә куеп хокук бозулар турында мәгълүмат урнаштырырга (фотография булу – мәҗбүри таләпләрнең берсе).
«Халык контроле» нә мөрәҗәгать иткәндә конфиденциальлек гарантияләнә, ягъни мәгълүмат системасында мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматлары чагылдырылмый.