Сәрия Сабурская һәм Елена Степанова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2020 елның 28 феврале, җомга

3 мартта 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Степанова гражданнарны бергәләп кабул итә.

Кабул итү Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61. С.Х.Сабурская һәм Е.Ю.Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан ук түбәндәге телефон аша язылырга кирәк: (843)236-41-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International