Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды һәм “Әлки урман хуҗалыгы” ДКУ һәм “Әлки урман хуҗалыгы” ТР ДБУ ның “2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, 2019 елда күмәк шартнамәләрнең үтәлешен карау һәм 2020 елга аларны пролонгацияләү " турында” дигән темага җыелыш уздырды.
Җыелыш район хакимияте бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Александр Никошин катнашты.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул, былтыр урманчылык территориясендә 76,6 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, урман культураларын 565 гектарда агротехник карау, аларга өстәмә 259 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, дип сөйләде. «Хисап елы дәвамында 265 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 698 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде. Әлеге үсентеләр саны 2020 елда “Урманнарны саклау” төбәк проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен җитәрлек булып тора», - дип билгеләп үтте Илсур Зәйнуллин.
Илсур Зәйнуллин шулай ук үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары, табигатьне саклау акцияләре, 2020 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм башкалар турында сөйләде.
Аннары җыелышта нотыклар белән “Әлки урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Әмир Гыйзитдинов һәм урманны саклау һәм яклау инженеры, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Олеся Матюшкина чыгыш ясады.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тармак оешмалары хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде. «2020 елда сезгә урман законнарын бозуларны ачыклау һәм кисәтү, шулай ук урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышын яхшырту буенча эшне көчәйтергә кирәк, - диде җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Равил Кузюров. - Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүегезне сорыйм. Әлбәттә, бу кисәтүләр бирү, авыл җирлекләре башлыклары, урман файдаланучылар белән очрашулар үткәрү һәм халык арасында агитация-профилактика эше».
Җыелыш азагында урман тармагы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне министр Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Александр Никошин тапшырды. Аерым алганда, «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе Юхмачы участок урманчылыгы урманчысы Җәүдәт Хәмидуллинга тапшырылды.