Бүген "Форпост" отрядлары арасында пневматик винтовкадан ату ярышлары узды.

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген "Форпост" отрядлары арасында пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. Ярышлар Җиңүнең 75 еллыгына, Әлки районының 90 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Анда 20 елдан артык милициядә хезмәт иткән өчен төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән Эчке эшләр министрлыгы ветераннары - Зиннәтуллина Фәнүзә Фоат кызы, Даутов Вайыс Разак улы һәм Аитов Рәмис Талиб улы чакырылган иде. Ярышларда көрәш нәтиҗәләре буенча 1 урынны шәхси зачетта - Пимурзин Давид ( БМСОШ 1), 2 урынны - Гнеденков Ростислав (БМСОШ 1), 3 урынны Гатауллин Разил ( Нәби Дәүли исемендәге гимназия) яулады. Командалар исәбендә 1 урынны "Оркестр" БМСОШ алды, 2 урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Ритм ", Аграр көллиятнең " Факел "отряды 3 урынны яулады. Җиңүчеләрне медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр. Афәрин,  егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International