Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 25 февраленнән 10 мартына кадәр «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы» «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» республика конкурслары уздыру турында игълан итә. Документлар һәм гаризалар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Федосеев ур., 36 йорт (кабинет 307).