"Май чабу, сау бул"

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Югары Кәчи авылында  кышны озатуга багышланган "Май чабу, сау бул" дигән бәйрәм чарасы узды. Иртәдән үк авыл клубы мәйданчыгында халыкчан дәртле җырлар яңгырады. Гадәттәгечә, халык уеннары, атларда йөрү оештырылды. Бәйрәм төп вакыйгадан – кыш китүен, боз эрүен, беренче яз җылысы килүен һәм табигатьнең чәчәк атуын символлаштыручы Май чабу карачкысын яндырудан башка узмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International