«Балкыш-Сияние» Өлкәннәр иҗаты республика фестиваленең район туры җиңүчеләре Алексеевск район мәдәният йортында узган фестивальнең зона турында катнаштылар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

«Балкыш-Сияние» Өлкәннәр иҗаты республика фестиваленең район туры җиңүчеләре Алексеевск район мәдәният йортында узган фестивальнең зона турында катнаштылар. Алексеевск сәхнәсендә район мәдәният йортының «Сударушка» ветераннар коллективы (җитәкчесе Емельшина Людмила Геннадьевна), Югары Әлки авылыннан «Тургай» коллективы (җитәкчесе Мингазова Гөлнәфис), шулай ук солистлар - Үргәагар авылыннан Закиров Гаваз Госман улы, Кошки авылыннан Акулинина Эльвира Рөстәм кызы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International