Республика юбилеена" 100 легендар бренд" халык тавыш бирүенең икенче этабы башлана

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы 1 марттан 31 мартка кадәр уза, дип хәбәр итә «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Әлки халкы шунда ук яңа конкурска кушылды. Алар үз районнарының брендлары өчен тавыш бирәләр. Аларның исемнәре һәркемгә билгеле. Болар - “Әлки” кулланучылар кооперативы, “Кызыл Шәрык - Агро” холдингының Әлки филиалы, “Әлки хәбәрләре” -“Алькеевские вести”, газетасы, Аҗаган" көнбагыш мае (җитештерүче шәхси эшмәкәр Шәйхетдинов), С.Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее, Бакиров КФХ (нәселле ат үрчетү), бертуган Шәйхетдиновларның сәнәгать мәйданчыгы,  “Салман”ПДК, “Созвездие” (ваклап сату, кунакханә, җәмәгать туклануы), “Хузангай” ҖЧҖ, “Яшь көч” ҖЧҖ. Әлегә 42 кеше тавыш биргән. 26% тавыш җыйган “КВ-Агро” алда бара. Икенче урында - “Әлки” кооперативы, өченче урында - туган якны өйрәнү музее. Район газетасы да биш процент тавыш җыйды.

Тавыш бирү http://100brand.ru/сайтында уза

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International