2020 елда Татарстан Республикасында ана капиталын түләүгә 13 млрд сумга якын акча тоту планлаштырыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова хәбәр итте.
“Оператив мәгълүматлар буенча, без 2020 елда Татарстан Республикасында 40 мең бала туачак дип планлаштырабыз, без аларга сертификатлар бирәчәкбез”, - дип билгеләп үтте спикер.
Гөлсинә Сабирова шулай ук узган елда Татарстанда Ана капиталыпн алуга федераль бюджеттан 9 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгәнен әйтте.