5 март көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Каргалы мәдәният йортында "Исемең матур-кемнәр куйган" дип исемләнгән тематик кичә оештырдылар. Чара барышында татар халкында исем кушу традицияләре күрсәтелде, шулай ук татар исемнәренә багышланган җырлар башкарылды.