Иске Камка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Иң сылулары" дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Бик күп күңелле бәйгеләр һәм уеннар үткәрелде, балалар кызыксынып табышмаклар чиштеләр. Уен программасы бер генә катнашучыны да битараф калдырмады, ә күңелле һәм дәртле музыка мәдәният йортына килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.