Балалар китапханәсендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашында "Мин укыйм, син укыйсың, без укыйбыз" дигән кычкырып укулар узды. “Бергәләп укыйбыз! Кычкырып укыйбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара Бөтендөнья кычкырып уку көненә, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелде.
Чараның барышы:
Чара видеопрезентация белән үрелеп барды.
Барлыгы 21 кеше катнашты.