РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 25 сентябрендәге 2039-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен һәм РФ Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проектын тормышка ашыру кысаларында «Казан ( Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Идарә, икътисад һәм финанслар институты пенсия яшендәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча белем бирү курсын татар телендә гамәлгә ашыруны тәэмин итә. Әлеге белем бирү курсын татар телендә гамәлгә ашыру Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.
Безнең районда укулар агымдагы елның 13 мартында, район мәдәният йорты бинасында 9 сәгатьтә үткәрелә. Укуларны узарга теләүчеләр 21-7-36 телефоны буенча алдан языла алалар