2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк. Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.