Бүген Базарлы Матак авылында яшәүче Шамилова Зәннәт Закир кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Равилә Вассунова, район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Хәмитов килгән иде. Аңа Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медале һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.