Синоптиклар фаразларына караганда, быел кыш гадәттәгедән иртәрәк төгәлләнәчәк. Димәк, кыр эшләре дә иртәрәк башланырга мөмкин. Белгечләр уҗымнар әйбәт кышлады, дип раслыйлар. Шуңа да карамастан, язга үсемлекләр составында шикәр дәрәҗәсе кими. Димәк, басулардан кар катламы эреп бетүгә, уҗымнарны тукландыруга керешергә кирәк булачак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, басуларга гектарына 33,1 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән ашлама кертү планлаштырыла (республикада – 31,7 кг).
«ВостокЗернопродукт» ширкәтендә һәр гектарга 42,3 кг тәэсир итүче матдә исәбенә ашлама запасы бар инде. "Яшь Көч" ширкәтендә-16 кг. Ширкәт җитәкчесе Фәнис Хәмитов әйтүенчә, ашлама алу өчен кредит рәсмиләштерелгән. Бу акчаларга җитәрлек күләмдә минераль ашламалар сатып алырга ниятлиләр. «Хузангай» ширкәтендә шулай ук ашламалар сатып алу буенча эш алып барыла.
Республика җитәкчелеге аграрийлар алдына бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама запасы туплау бурычын куя.