С. М. Лисенков исемендәге музейда Әлки районының уникаль фоторәсемнәрен күрсәттеләр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

ТР Әлки муниципаль районы "С. М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре  ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Әлки районы оешуга 90 ел тулуга багышланган "Туган як тарихы" дигән түгәрәк өстәл үткәрде.

Музей хезмәткәрләре «Әлки районы» фильмын, 1930 нчы еллардан башлап район тормышына багышланган уникаль фотоларны күрсәттеләр, тематик экскурсия үткәрделәр. Чарага хезмәт ветераннары, Базарлы Матак авылында яшәүче төп хатын-кызлар чакырылган иде. Чара бик күңелле үтте: музей хезмәткәрләре район тарихы, аның халкы турында төрле сораулар бирделәр, өлкәннәр үз истәлекләре белән уртаклаштылар, район һәм Базарлы Матак авылы тарихының теге яки бу эпизодлары турында сөйләделәр. Авылның төрле өлешләрендә урамнар ничек аталган, теге яки бу биналар беренчел кайчан һәм кайда төзелгән - бу темалар һәркемдә зур кызыксыну уятты.  Очрашу бик дустанә шартларда узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International